Бүген Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Әлеге дата 2004 елда кертелгән. Әлеге чир дөньяда, шул исәптән Россиядә, үлемгә китерә торган  төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Кан тамырлары авыруларына барлык үлем очракларының яртысыннан артыгы туры килә, аның һәр бишенчесе эшкә сәләтле яшьтәгеләрнең гомерен өзә. Россиядә инсульттан үлем күрсәткечләре – дөньяда иң югарыларның берсе. Һәр 100 мең кешегә 175 үлем туры килә.

Искәртеп узабыз, 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International