ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
28 нче октябрь конне  балалар бакчасында  "Экият иленэ сэяхэт" исемле балалар иртэсе уткэрелде.
Казанда 16-18 октябрь көннәрендә 1996-1998 елгы юниорлар һәм 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо буенча республика Беренчелеге узды. Идел буе Федераль округы Беренчелегенә юллама алу өчен башкаланың “Батыр” спорт үзәгендә 200дән артык яшь спортчы көч сынашты. Актанышыбыз кызлары анда үзләрен бик көчле көндәшләр буларак таныттылар.
29 нчы октябрь көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы башлангыч класс укучылары белән, информатика укытучысы Хабиров Газинур Әнҗәп улы урта звено укучылары белән Интернет челтәрен куркынычсыз файдалану дәресен уздырды.
27нче октябрь көнне «Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” темасы буенча 1 нче класс укучылары китапханәгә сәяхәт ясадылар.

      28.10 көнне 6-9 классларның Көзге бал кичәсе үтте. “Иң яхшы табын ризыгы” – 6 класс, “Иң яхшы көзге композиция» - 8 класс, “ Иң кызыклы концерт номеры -9 класс, “Иң үзенчәлекле бал костюмы” - 6класс.

      Уен-көлке белән үрелеп барган кичә ахырында класслар арасында гомуми номенацияләр билгеләнде. “Иң бердәм класс”- 7сыйныф. “Иң актив класс”- 9класс, “ Иң иҗади класс”- 8класс, “Иңшаян класс”- 9класс.

Мәктәптә  Көзге бал  бәйрәменә әзерлек гөрли. Укучылар Советы утырышында кабул ителгән программа нигезендә көзге композиция, рәсемнәр ясыйлар, конценрт номерлары әзерлиләр.

 

“Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшыру  авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты эшчеләре тарафыннан әзерләнгән чарада дәвам итте. Барлык башлангыч сыйныф укучылары бу чарада катнашып, үзләренә рухи азык алып, дәртләнеп кайтты

     Башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Бу көндәлектә һәр бала әти-әнисе, укутучылары белән бергә мәдәни үсешен чагылдырып барырга тиеш 

28 октябрь  Кәзкәй авылы китапханәсендә "Башкала урамнары буйлап" исемле сәяхәт- танышу үткәрелде. Яшьләр интернет һәм китапханәгә кайткан җурналлар аша Казан шәһәрендәге парк һәм скверлар белән таныштылар, үзләре булган урыннар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International