Теләкәй мәктәбе яңалыклары. "Куркынычсыз интернет" дәресләре

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
29 нчы октябрь көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы башлангыч класс укучылары белән, информатика укытучысы Хабиров Газинур Әнҗәп улы урта звено укучылары белән Интернет челтәрен куркынычсыз файдалану дәресен уздырды. Укучылар тагын бер кат Интернеттан куркынычсыз файдалануның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Бу дәресләр укучыларыбыз өчен файдалы булыр, аларга Интернет челтәрен дөрес һәм урынлы файдаланырга, сәламәтлекләрен сакларга кирәклеген искәртеп торыр дип ышанабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International