ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

6 нчы класс укучысы Акбулатова Диана инглиз теленнән бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында катнашып, мактаулы призлы урынга лаек булды. Диананы һәм аның укытучысы Ханнанова Илнур кызын зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

“Стоматолог” ҖЧҖ директоры Илгиз Галимовка шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде. Бу – озак еллар буе куйган тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

 

Республика кешеләрен көчле карлы явым-төшемнәр, бозлавык һәм бураннар көтә

16 ноябрь көнне Әҗәкүл авылында Әхтәмов Илгиз Илһам улын армия сафларына озаттылар. 

20 ноябрь - Россия Федерациясенең барлык субъектларында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

Районыбызның 16 егетен армия сафларына озаттылар. “Армиягә берьюлы бу кадәр китүченең соңгы елларда күзәтелгәне юк иде”, – ди район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов. 

Бурсык мәктәбендә рус теле атналыгы уза.

Бу көннәрдә "Адай мәдәният йорты"МБУ-ендә бию фестиваленә әзерлек бара.

Такталачык  төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы РСФСР ның көрәш буенча спорт мастеры И.З.Әнвәров истәлегенә 1998 нче елгы яшүсмерләр арасында оештырылган милли көрәш турнирында 3 нче урынга лаек булды. Команда членнары: Ханов Раян 2 нче урынга, Нурыев Динис 3 нче урынга, Ханов Марсель 4 нче урынга, Сәлимгәрәев Ирек 5 нче урынга лаек булдылар. .Сарваров Н, Галиев Б уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчесе: Исхаков.Р.З.

Бүген, 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көнендә Актанышның нотариаль конторасы бинасында һәм "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр гражданнарны кабул итү оештыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International