Бүген, 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көнендә 10.00 сәгатьтә Актанышның нотариаль конторасы бинасында һәм "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр гражданнарны кабул итү оештыралар.
Бушлай юридик ярдәм ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләүче затларга күрсәтеләчәк.
Очрашу түбәндәге адреслар буенча узачак: Актаныш авылы, Татарстан урамы, 103 йорт һәм Актаныш авылы, Юбилейная урамы, 45 йорт.
Гражданнарны кабул итүче белгечләр хакында тулырак мәгълүматны сез http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/provedenie-vserossiyskogo-dnya-pravovoy-pomoshchi.htm сылтамасы аша үтеп белә аласыз.