ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

17 ноябрь көнне гимназия-интернатта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улы, Актаныш муниципаль районы башлыгы, Актаныш муниципаль районы Советы рәисе Камаев Фаил Мисбах улы, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәттахов Илнар Энгель улы, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Нурлыева Ләйсән Фоат кызы катнашында очрашу үтте.

Бүген,ягъни 21 нче ноябрь көнне сәг. 13.00 ТНВ каналыннан Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында төшерелгән "Әдәби хәзинә" тапшыруын күрсәтәләр.

Октябрь-ноябарь айларында класс җитәкчеләре, ата-аналар белән берлектә "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты буенча эш оештырылды. Проект кысаларында  2,4 нче класс укучылары 20 ноябрь көнне мәктәп китапханәсендә булдылар.

20 ноябрь көнне Мари Суыксу мәктәбе базасында районның тарих һәм җәмгыять белеме  укытучыларының "Җәмгыять белеме дәресләрендә информацион технологияләр" темасына район семинары булып узды. Анда безнең мәктәптән Газизов Г.Ф. катнашты.

 

18 ноябрь көнне “Актаныш” универсал спорт залында РСФСРның спорт мастеры Анваров И.З. истәлегенә татар – башкорт милли көрәше буенча 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында район турниры үтте. Анда безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Шамсиев Айдар 2 урынны яулады.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Безнең мирас" журналының иҗат төркеме тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев инициативасы белән "Минем шәҗәрәдә- Бөек Ватан сугышы еллары" дип исемләнгән конкурс оештырылган иде. 7 класс укучысы Шәйхетдинов Азаматның эше "Иң яхшы эш" номинациясенә кертелде.

21 нче ноябрь көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Г.М. 2 – 9 класс укучылары белән 16 нчы ноябрь - Толерантлылык көненә багышланган “Толерантлылык тынычлыкка һәм килешүгә юл” темасына тәрбия сәгате үткәрде.
18 ноябрь көнне “Актаныш” универсал спорт залында РСФСРның спорт мастеры Анваров И.З. истәлегенә татар – башкорт милли көрәше буенча 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында район турниры үтте. Анда безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Хуҗин Фарис 70 кг авырлыкта 1 урынны яулады.

18 ноябрь  көнне “Актаныш” спорт комплексында милли көрәш үтте. Әлеге чара милли көрәш буенча спорт масетры Анваров И.З. хөрәмтенә багышланган иде. Бу чарада Күҗәкә мәктәбеннән укучылар командасы да чыгыш ясады һәм Хәйбиев А.Р. 3 урынны яулады.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Россия федерациясе бу хакта агымдагы елның 10 ноябрендә хөкүмәт карарына үзгәрешәр кертте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International