Теләкәй мәктәбе яңалыклары . Толерантлык дәресе.

2015 елның 21 ноябре, шимбә
21 нче ноябрь көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Г.М. 2 – 9 класс укучылары белән 16 нчы ноябрь - Толерантлылык көненә багышланган “Толерантлылык тынычлыкка һәм килешүгә юл” темасына тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар башка милләтләрне, аларның мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, шәхси үзенчәлекләрен аңлау, кабул итү һәм хөрмәт итү турында әңгәмә кордылар. Кешеләрнең дөньяга төрле булып тууларын,бер - берсенә охшамаганлыкларын, башкаларны аңлау өчен үзеңдә түземлелек тәрбияләргә кирәклеген төшенделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International