Татарстанда давыл турында кисәтәләр

2015 елның 20 ноябре, җомга

Бүген кич һәм тәүлек дәвамында сакланып, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясе һәм Казанда юеш кар һәм яңгырга алмашучы кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар шулай ук күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәккә начарланып, көчле бураннар, секундына 15-20 метр, көчәйгәндә секундына 22-27 метрга кадәр җитүче (Казанда секундына 20-15 метр)  көньяк-көнчыгыштан көчле җил, урыны белән бозлавык фаразлый. Юлларда карт көртләре һәм бозлавык көтелә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International