Актаныш районында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узды

2015 елның 20 ноябре, җомга

20 ноябрь - Россия Федерациясенең барлык субъектларында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне.

Россиядә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне итеп 20 ноябрь сайлануы юкка гына түгел. Бүген Бөтендөнья балалар көне буларак та билгеләнә. Бу бәйрәм балаларның иминлеген саклауга, бөтен дөнья балалары файдасына алып барылган эшләрне ныгытуга юнәлгән.

Шул нисбәттән, Актанышның нотариаль конторасы бинасында һәм "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр гражданнарны кабул итү оештырдылар. Очрашуның максаты - балигъ булмаган балаларга, яшүсмерләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү, аларга  хокуклары, опека, бала белән ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик яклары буенча консультацияләр бирү иде.

Юридик ярдәм сорап күбрәк тәрбиягә бала алган, ятим балалар тәрбияләүче ата-аналар килделәр. Анда прокуратура, нотариус,  җәза үтәтү инспекциясе, суд приставлары, мәгариф бүлеге, опека һәм попечительлек хезмәткәрләре катнашты.

Ана капиталы, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү, алимент түләү, мәгариф, торак, яшүсмерләр белән аралашу үзенчәлекләренә кагылышлы сораулар бик еш яңгырады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International