9 декабрьдән алып 11 декабрьгә кадәр гимназия-интернатта “Психология көннәре” үткәрелде. Бу чарада 5 нче класстан башлап 11 нче класска кадәр укучылар катнашты.
Татарстан Республикасында гражданнарның, оешмаларның корпоратив челтәрләренә хакер хөҗүмнәре күбәя башлады.
Террор актлары куркынычы арту уңаеннан, хокук саклау органнары гражданнарны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр хакында хәбәр итәргә куша. Әгәр урамда берәр шикле нәрсәгә юлыксагыз, ә янәшәдә полиция хезмәткәрләре юк икән, куркыныч табылдык хакында түбәндәге телефоннар буенча (112 – бердәм коткару хезмәте; 02 – полиция; 052 – аноним криминаль мәгълүмат бюросы) хәбәр итегез.
Укытучыларыбыз(Гараева Г.А.,Шайхразиева Ф.,Миргалауова Г.Ш,Хайбрахманова Л.З.) төрле фәннәр буенча оештырылган дистанцион олимпиадаларда актив катнашалар, укучыларның кызыксынуларын, белемнәрен арттылар
4 -13 декабрь көннәрендә үткәрелгән Бөтенроссия акция(”Час кода”)сендә безнең мәктәп укучылары(6-9 кл) да актив катнашты.Җитәкчесе-Султанова Г.В.
12 ноябрь көнне, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту максатыннан башлангыч сыйныф укучыларының юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Саетова Рәсимә Заһит кызы белән очрашуы булды.
Шушы очрашуда Ахмадуллина Миләүшә Мулланур кызы һәм Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары тарафыннан “Юл кагыйдәсен нык бел!” дигән әкият сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Бу очрашу укучыларга бик тә кирәкле һәм файдалы булды.
Белгәнебезчә, 12 нче Декабрь- Россия Конституциясе көне. Россия Конституциясе- ул төп законнар җыелмасы. Шул максаттан Такталачык төп белем бирү мәктәбе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы А.Газетдинова 6-7 нче класс укучылары белән шул темага класс сәгате үткәрде.