12 ноябрь көнне, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту максатыннан башлангыч сыйныф укучыларының юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Саетова Рәсимә Заһит кызы белән очрашуы булды.
Шушы очрашуда Ахмадуллина Миләүшә Мулланур кызы һәм Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары тарафыннан “Юл кагыйдәсен нык бел!” дигән әкият сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Бу очрашу укучыларга бик тә кирәкле һәм файдалы булды.