Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында мәктәбебездә "Шатлык бүләк ит" акциясе үтте.
9 класста ике сайлау имтиханы БДИ әзерлек максатында үткәрелә. ТДИ биргән укучылар имтихан тапшырганда үзләрен ничек тотарга, үз вакытын төгәл бүлергә өйрәнә.
Шул максаттан Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 кл укучылары биология фәненнән сынау имтиханы үттеләр.
Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2-4 кл укучылары “Умка” бөтенрәсәй дистанцион конкурсында катнаштылар. Инглиз теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, рус теле фәннәре буенча конкурс үткәрелде. Беренче урын алган укучылар беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Оештыручылар Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өч ел рәттән җитештерү күрсәткечләренә бәйле булмаган ярдәм күрсәтүгә РФ федераль бюджетыннан субсидияләр алалар (аны гектарлы ярдәм дип тә атыйлар). Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итүнең әлеге төре туфрак уңдырышлылыгының һәм уңышның ашлык берәмлегенә күчерелгән индексыннан чыгып бүленә.
15че декабрь көнне Кадет интернат-мәктәбенең иртәнге развод вакытында «IT-чемпион 2015» республика конкурсының икенче туры нәтиҗәләре әйтелде. Кадет интернат-мәктәбеннән иң күп балл җыючы булып 7че сыйныф укучысы Фәрхетдинова Айназ булды.
Бие, бие, Хайбулла! Биегән кеше бай була!
14-17 декабрь көннәрендә кадет интернат-мәктәбендә психология атналыгы уза. Психология атналыганың максаты кадет интернат-мәктәбендә уңай эмоциональ фон, укучылар һәм укытучылар арасында гармония, психологик тынычлык булдыру.
Гаилә- кечкенә дәүләт ул
Бу ярышта Югары Яхшый мәктәбенең егетләр командасы 1 урын алды.
8 декабрьдә Актаныш универсаль спорт үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында узган спартакиадада 153 кеше шашка, шахмат, өстәл теннисы, кул көрәше, ир-егетләр өчен турникта тартылу, ә хатын-кызлар өчен яткан килеш гәүдәне күтәрү (отжимание) төрләрендә көч сынашты.