“Психология көннәре” үтте

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

9 декабрьдән алып 11 декабрьгә кадәр гимназия-интернатта “Психология көннәре” үткәрелде. Бу чарада 5 нче класстан башлап 11 нче класска кадәр укучылар катнашты.
Бу көннәрдә гимназиядә  психолог почтасы эшләде, монда балалар хатлар язып, үзләренең проблемалары, борчулары хакында яза алдылар. Шулай ук, укучыларга тәнәфесләрдә һәрдаим үткәрелә торган уеннар, конкурслар, тренинглар бик ошады. 
«Психология көннәре» мәктәп укучыларын һәм укытучыларын үзара якынайту өчен зур этәргеч булды. Кыска гына вакыт эчендә без гимназиянең бербөтен, тулы сулыш белән яшәвенә тулысынча инандык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International