ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында атна саен төрледән-төрле чаралар уздырыла. Узган атнада биредә  Кембридж университетының аспирантурасында белем алучы Маттео Бенусси кунакта булды. 

15 декабрь көнне кадет интернат-мәктәбенең барлык сыйныфларында "Ут безнең тормышта" бөтенроссия тематик дәресе үтте. Дәреснең максаты кеше тормышында утның мәгънәсе бик зур икәнен, утны экономияләү һәм аның белән көнкүрештә кулланыла торган төрле приборлар шуның бәйле булуын аңлату.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Киров авыл халык театры коллективы "Идел йорт" төбәкара театрлар фестиваленең йомгаклау турында катнашты.

15 декабрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балалар өчен "Алар безгә юлдаш түгел" дигән темада әңгәмә үткәрелде.

Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры нәтиҗәләре:

  • Фәхерлегаянов Рөстәм (8а сыйныфы) - җиңүче. Укытучысы - Гарипова Р.И.,
  • Саррахов Данияр (9б сыйныфы) - җиңүче. Укытучысы - Гарипова Р.И.,
  • Насертдинова Сөмбел (10а сыйныфы) - җиңүче. Укытучысы - Гарипова Р.И.

Җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры нәтиҗәләре:

  • Хөҗҗәтова Сөмбелә (7б сыйныфы) - җиңүче. Укытучысы - Абдуллина М.М.,
  • Губаева Динара (9а сыйныфы) - призер. Укытучысы - Абдуллина М.М.,
  • Галләмова Рузилә (10б сыйныфы) - җиңүче. Укытучысы - Абдуллина М.М.,
  • Миниярова Элина (11а сыйныфы) - җиңүче. Укытучысы - Абдуллина М.М.
  • Гомәрова Аделия (11а сыйныфы) - призер. Укытучысы - Абдуллина М.М.

11 декабрь көнне 14 яшь тулган райондашларыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар. Бу чарада гимназия-интернаттан Әхмәтхуҗина А. һәм Исламова А. паспорт ияләре булдылар.

16 декабрь көнне, ягъни иртәгә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов катнашында Татарстан Республикасы яшь педагоглар (30 яшькә кадәр) һәм мәктәп директорларының  I Форумы узачак

Эшмәкәрләр игътибарына!

12 нче ноябрь көнне Күҗәкә авыл клубында "Солдатта булган диләр!" әдәби-музыкаль кичәсе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International