Казан шәһәрендә яшь педагоглар Форумы узачак

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

16 декабрь көнне, ягъни иртәгә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов катнашында Татарстан Республикасы яшь педагоглар (30 яшькә кадәр) һәм мәктәп директорларының  I Форумы узачак. Безнең районнан чарада 14 яшь педагог катнашачак. 

Форум үткәрүнең төп максаты - "Яшь педагог һәм җитәкчеләр клубы"  Казан шәһәрендә урнашкан ресурс үзәкле  формаль булмаган берләшмә челтәрен булдыру.

Форум - мәгариф өлкәсендә эшләүче яшьләрнең инициативасын яклау һәм һөнәри үсешләренә ярдәм итү мәйданы булып та тора. Форум кысаларында Татарстан Республикасының яшь педагоглары Берләшмәсен оештыру планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International