12 нче ноябрь көнне Күҗәкә авыл клубында "Солдатта булган диләр!"әдәби-музыкаль кичәсе үтте.Ул авылның иң актив үзешчәне Р.Хәбибуллинны армиягә озату уңаеннан оештырылды.Авылдашлары аны җор телле, җитез аяклы оста һәвәскәр буларак ярата.Кичәдә Ватан алдында үз бурычларын үтәп кайткан егетләр белән бергә, хәзер хезмәт итүчеләрнең туганнары да катнашты."Исән-сау йөреп кайт, сәхнәбез сине көтә!"- диделәр Радикка сәхнәдәшләре.