ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

17 нче декабрь көнне  татар әдәбиятыннан район олимпиадасы уздырылды. Олимпиадада безнең мәктәптән 7 нче класс укучысы Булатов Шәфкать катнашты һәм мактаулы 3 нче урынга лаек булды.  Шәфкатьне һәм аны әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия Рафаел кызын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар өчен республикакүләм "Жемчужина Татарстана - 2015" Матурлык конкурсы үтте. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2014  елга игенчелек, терлекчелек һәм җитештерү нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Республикасы районнарының һәм авыл хуҗалыгы берәмлекләренең рейтингын тәкъдир итте.  

Республика олимпиадасының район туры җиңүчесе - Бурсык мәктәбе укучысы

25 декабрь көнне Җиңү паркы каршындагы мәйданда үзәк чыршы утын яндыру тантанасы көтелә

Авыл башлыклары, мәдәният тармагы хезмәткәрләре, авыл клублары җитәкчеләре район Советының утырышлар залына җитди сөйләшүгә җыелдылар. Бюджет акчаларын экономияле файдалану зарурлыгы, алда торган Яңа ел бәйрәмнәре аңа төп сәбәп булды. Шулай ук гаилә фермаларына, мини-фермаларга дәүләт ярдәме күрсәтүче программалар турында да сүз барды. Утырыш район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә узды. 


20
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Вич инфекциясенә карата оештырылган интернет дәрестә безнең мәктәп укучылары актив катнаштылар һәм сертификатка ия булдылар.


19
декабрь, 2015 ел
шимбә

Бүген "Бүләк" чаңгы трассасында кышкы сезонны ачу буенча чаңгы ярышы булып узды. Актаныш районы ДЮСШ директоры Ленис Вәлиев һәм чаңгы ярышлары буенча Федерация председателе Фәрит Салихов катнашучыларны кышкы сезонның ачылуы белән котладылар, уңышлар теләделәр. Ярышта составында 2 кыз һәм 2 малай булган командалар катнаштылар. 
 

Хастаханәгә ноябрь азагында кайтарылган санлы рентген аппараты авыруларга диагноз куюда зур ярдәм күрсәтә. Ул авыру урынны сыйфатлы итеп рәсемгә төшереп, сынган сөякне теләсә кайсы яктан тикшерергә мөмкинлек бирә. 

19 декабрь көнне Актанышның  “Бүләк” чаңгы тарссасында  кышкы спорт төрләрен ачу тантанасы булып узды. Бирегә район мәктәпләреннән  чаңгы спортын үз итүче укучылар җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International