ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2015 ел
шимбә

Мәктәптә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан,авылыбыз фельдшеры Анамова Л.Х.белән очрашу булды. Ләйсән апа укучыларга хәзерге заман чирләре һәм аларны булдырмау турында аңлатты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Яңа елга әзерлек

Тиздән Яңа ел! Мәктәптә Яңа елга әзерлек эшләре башланды.

Чаңгы ярышы

19 нчы декабрь район үзәгендә чаңгы ярышы. Чаңгы ярышына безнең мәктәптәнЗарипова Диләфрүз, Зарипов Ригель, Халимов Рафиллар киттеләр. Аларга уңышлар телибез.

Кар сыннары

Мәктәптә һәм мәдәният йорты каршында укучылар һәм укытучылар кар сыннары ясый башладылар.

Урак өсте

Үзенең мең мәшәкатьләре белән 2015 ел үтеп тә китеп бара.Мәктәпләрдә дә 2015-2016 уку елының 1 яртыеллыгында алган белемнәрне бәяләү максатыннан язма эшләр алына.Укучыларга игътибарлылык һәм зур уңышлар телибез.

Мәктәптә барлык фәннәр буенча  1 нче яртыеллыкка контроль эшләр башланды.

Үзенең шау- шулы тамашалары белән көтеп алган Яңа ел бәйрәмебез якынлаша.Бәйрәмне каршыларга һәрьяклап әзерләнәбез.

Мәктәптә кар сыннары ясый башладылар.

Казан шәһәрендә оештырылган “Яшь укытучылар” форумында безнең мәктәптән рус теле укытучысы Мусина Лилия, технология укытучысы Вагизов Шамил катнашты.

8 класс укучысы   Вагизова   Алинә, 9 класс укучысы   Габидинова  Эльвира татар әдәбиятыннан район олимпиадасында   катнашалар. Аларга   уңышлар   телибез!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International