Актаныш район үзәк хастаханәсендә яңа рентген-аппараты

2015 елның 19 декабре, шимбә

Сәламәтлек саклау системасында эшләп килгән төрле федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру бүгенге көндә сизелерлек файда бирә. Безнең районда да уңай үзгәрешләр бар. Бу турыда Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмухаметов сөйли. 
– Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы. Бу программа кысаларында без 10 миллион сумлык эш башкардык. Ноябрь азагында яңа рентген аппараты кайтты, барлык таләпләргә туры китереп рентген кабинетына ремонт ясалды. 

Хастаханәгә ноябрь азагында кайтарылган санлы рентген аппараты авыруларга диагноз куюда зур ярдәм күрсәтә. Ул авыру урынны сыйфатлы итеп рәсемгә төшереп, сынган сөякне теләсә кайсы яктан тикшерергә мөмкинлек бирә. 

Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев: 

- Яна рентген аппараты безнен сәламәтлек саклау министырлыгы белән сөйләшеп, президентка хат язып аларның хуплавы белән алып кайтарып куелды. 
Бу республикада 5нче цифровой аппарат.Имгәнеп килгән кешеләр төгәл диагноз алу өчен бу аппарат ярдәм итә. Рәсем бик чиста күренә. Без Камилләштерүне дәвам итәргә тиеш. Чиратта узи аппаратлары тора. Алар билгеле кыйммәт. Әкренләп без бу хастахәнәне ныгытып бетерергә тиеш. Теләгебезгә ирештек, халыкка хезмәт күрсәтү усешен күрдек. Яңа камилләштерелгән аппаратларда уңышлы гына эшләргә язсын.

Шулай итеп, сәламәтлек саклау системасын камилләштерү һәм үстерү буенча эш туктап тормый. Яңа заман яңа темплар һәм таләпләр куя, без шуңа таянып эш итәргә тиеш. Боларның барысы да кешеләрнең сәламәтлеген, аларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен башкарыла. Мәгариф, мәдәният, социаль тармак өлкәсендәге программалар да уңышлы эшләп, уңай нәтиҗә бирә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International