19 декабрь көнне Актанышның “Бүләк” чаңгы тарссасында кышкы спорт төрләрен ачу тантанасы булып узды. Бирегә район мәктәпләреннән чаңгы спортын үз итүче укучылар җыелды.
Сәламләү сүзләре белән Актаныш муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Ленис Вәлиев, Актаныш районы чаңгы спорты Федерациясе рәисе Фәрит Сәлихов чыгыш ясадылар. Алар барлык катнашучыларын сезон ачылу тантанасы белән тәбрик иттеләр һәм намуслы ярышлар булуын теләделәр.
Ярышларда Актаныш районы мәктәпләреннән барлыгы төрле яшь категорияләрендә 160 укучы катнашты.
Чаңгы ярышларында җиңүчеләр грамота һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнә.