ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры нәтиҗәләре:

  • Әюпов Марсель (10б сыйныфы) - җиңүче. Укытучысы - Бакиров Р.Ф.

География буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры нәтиҗәләре:

  • Фәхерлегаянов Рөстәм (8а сыйныфы) - призер. Укытучысы - Фәйзуллин Р.У.

Актанышта Яңа ел тамаша-концертларын безнең гимназия-интернат укучылары башлап җибәрде. 19 нчы декабрь көнне узган концертта укучыларыбызның һәм Казан кунакларының күңелле җырлары, дәртле биюләреннән соң, бәйрәмчә бизәлгән сәхнәне тагын да нурландырып, Кыш бабай һәм Кар кызы залдагыларны котлады.

8 нче декабрь көнне Байлар Сабасында Наил Хөснулла улы Хамидуллин истәлегенә уздырылган көрәш ачык турниры узды. 8 класс укучысы Хуҗин Фарис Байлар Сабасында Наил Хөснулла улы Хамидуллин истәлегенә уздырылган көрәш ачык шәхси турнирында 70 кг га кадәр категориядә 1 урынны яулады. Молодец, Фарис! Котлыйбыз!

13-18 декабрь көннәрендә Уфа шәһәренең "Динамо" спорт комплексында Башкортостан Республикасы беренчелегенә 2000-2001 елгы егетләр арасында бокс ярышы узды. Спортчылар бик яхшы чыгышлар күрсәттеләр.

7 нче класс укучысы Латипов Динарис технология фәненән үткәрелгән олимпиадада финалга үтеп, бүген практик өлешне башкаруда катнаша. (Укытучысы Исламов А.Ә.). Аңа уңышлар телибез! 

18 декабрь  көнне  хакимият бинасының утырышлар залында "Бердәм Россия" Актаныш җирле партиясенең сәяси Совет утырышы булып узды. Утырышта Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, "Бердәм Россия" Актаныш җирле партия башкарма комитет җитәкчесе Нурулла Нурлыев һәм авыл җирлеге башлыклары катнаштылар. Көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды:

18 нче декабрь көнне 8 класс укучысы Хуҗин Фарис Байлар Сабасында Наил Хөснулла улы Хамидуллин истәлегенә уздырылган көрәш ачык шәхси турнирында 70 кг га кадәр категориядә 1 урынны яулады. Молодец, Фарис! Котлыйбыз!
Электрон журнал - норматив-финанс документы, аны укытучыга һәм сыйныф җитәкчесенә алып бару мәҗъбүри.

Яхшый мәктәбе территориясендә Яңа ел бәйрәменә бизәү эшләре бара.

21 декабрь көнне, кышкы сезонны ачу буенча чангыда шуу ярышлары узды. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бу ярышларда актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International