Зөбәер клубы тирәсендә Яңа елга әзерлек эшләре бара.Укучылар һәм укытучылар тарафынннан берсеннән- берсе матуррак кар сыннары ясалды.
Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән "Ак кәгазь торналар" район оригами бәйгесендә катнашып 2 класс укучысы Фаррахов Айрат 3 урынга лаек булды, грамота, кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Шайхразиева Ф. Котлыйбыз!
Актаныш районында Яңа 2016 елны каршы алу буенча чаралар планы
22 декабрь көнне кадет интернат-мәктәбендә егетләр арасында татар-башкорт көрәше, "армейский рукопашный бой" һәм егетләр, кызлар арасында бокс ярышлары узачак.
19 декабрь көнне Актанышның "Буләк" чаңгы трассысында кышкы спорт сезонын ачуга багышланган мәктәпләрнең укучылары арасында район чаңгы ярышлары узды.
Кадет интернат-мәктәбе укучысы Татыев Богдан(укытучысы Корбанов К.М.) технология фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында призер булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез!
Бүген, 21 декабрь көнне, Актанышта гомер итүче сугыш ветераны Гаянов Фахерланам Фахерлегаян улы бер гасырлык юбилеен — 100 яшен каршылады.
Аны олы юбилее белән район башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев тәбрикләделәр.
Физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры нәтиҗәләре:
Рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры нәтиҗәләре:
9 декабрьдән алып 11 декабрьгә кадәр гимназия-интернатта “Психология көннәре” үткәрелде. Бу чарада 5 нче класстан башлап 11 нче класска кадәр укучылар катнашты.
Бу көннәрдә гимназиядә психолог почтасы эшләде, монда балалар хатлар язып, үзләренең проблемалары, борчулары хакында яза алдылар. Шулай ук, укучыларга тәнәфесләрдә һәрдаим үткәрелә торган уеннар, конкурслар, тренинглар бик ошады.
«Психология көннәре» мәктәп укучыларын һәм укытучыларын үзара якынайту өчен зур этәргеч булды. Кыска гына вакыт эчендә без гимназиянең бербөтен, тулы сулыш белән яшәвенә тулысынча инандык.