ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Узган атнада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрә  Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узды.

Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы кысаларындагы чараларга 1 млрд. сум каралган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

  Актаныш районында Яңа 2016 елны каршы алу  буенча чаралар планы

Укучылар СПИДка каршы Бөтенроссия интернет- дәрестә  катнаштылар, анкета үттеләр, тест эшләделәр,  сертификатка ия булдылар.Җитәкчесе Хаҗипова Н.Г.

21 көнне "Аллия жизни" проекты буенча волонтерларыбыз 10 төп кедр һәм имән агачы орлыклары утырттылар.

Мәктәптә Яңа елга әзерлек эшләре гөрли: укучылар классларын бизиләр, стена газетасы чыгаралар. Һәркөнне дәресләрдән соң мәдәният йортында бәйрәм тамашасына әзерлек бара. Мәктәп һәм мәдәният йорты каршына укучылар эшләп куйган кар сыннары тиздән җитәчәк бәйрәм турында искәртәләр.

14-19 декабрьдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нургалиева В.Н. Казан дәүләт культура институтында “Гаилә нигезләре” өстәмә профессиональ белем  бирү программасы кысаларында оештырылган яңадан әзерләү курсларында булып кайтты.

Декабрь аенда мәктәптә « Иң яхшы Яңа ел уенчыгы» конкурсы үткәрү турында игълан ителде. Әлеге конкурста катнашу ирекле дип куелды. Укучылар бик теләп катнашалар.  Оригиналь уенчыклар әзерләп алып килә башладылар.

Таң сызыла Яңа ел иртәсен

Чулпан йолдыз котлап уята

Ел башлана дуслар алдыбызда

Ап- ак карлы шома юл ята.

Теләгем шул изгелекле булсын

Яңа аяк баскан яңа ел

Моң –зар түгел, шатлык алып килсен

Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.

Яңа елның һәрбер туар таңы

Күмелсен тик сөенеч шатлыкка.

Яңа елның яңа матур таңы

Күлелләрне төрсен аклыкка.

Ак бураннар булып бәхет ишек каксын

Чынга ашсын өмет- теләкләр.

Матурлыгын тоеп бу җирнең

 

Шатлык белән типсен йөрәкләр.

Яшь педагоглар һәм җитәкчеләр форумы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International