ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кичә 9 класс укучылары рус теле фәненнән ОГЭ биреп карадылар.Укучыларның эшләре яхшы булды, начар билгеләр юк.Аларны әзерләндергән укытучылары Нургалиева Венера Нәҗиповнага зур рәхмәт.Афәрин!

4 январь көнне "Урман илендә кунакта!"  дип аталган балалар иртәсе үтте. Кунакка Кыш Бабай белән Кар Кызы, убырлы, маймыл һәм башка әкият геройлары чакырылды. Алар үзләре белән күчтәнәчкә күңелле уеннар алып килделәр. 


6
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

6 нчы   гыйнвар   көнне    Әтәс   авылы   мәдәният   йортында  балалар өчен   "Җырлыйбыз да  биибез дә"  дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. . 

Яңа ел яллары чорында районыбыз укучылары арасында Кыш бабай призына төрле спорт бәйгеләре оештыру инде күптән традициягә әверелде. Шул нисбәттән, 6 гыйнвар көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында көрәшчеләрнең  Кыш бабай призына Яңа ел турниры оештырылды

Актанышта эшмәкәр балалары өчен Яңа ел чыршысы үткәрелде

5 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. 

 6 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре искиткеч сихри тамаша күрсәттеләр, шулай ук күңелле маҗаралы уеннар, төрле кызыклы ярышлар оештырдылар.

5 гыйнвар көнне "Актаныш" спорт комплексында Кыш Бабай бүләкләренә бадминтон буенча турнир узды. Ярышлар 5 яшь группасында узды

Безнең мәктәпнең ОБЖ укытучысы Вагизов Шамиль Наилович  районда узачак  (2016 ел ) "Ел- ОБЖ укытучысы" конкурсында катнаша.Аңа уңышлар телибез!

Районда узган бадминтон ярышында  2 нче класс укучылары Тимерова Нурия һәм Салихҗанов Айрат 1 нче урынны яулады.Җитәкчеләре-физкультура укытучысы Султанов Нәсих Рифкатович .Афәрин!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International