Актанышта эшмәкәр балалары өчен Яңа ел чыршысы үткәрелде

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

6 гыйнвар көннне район мәдәният сараенда эшмәкәр балалары өчен Яңа ел чыршы бәйрәме үткәрелде. Әлеге чара РТ Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәгенең Актаныш  бүлеге ярдәме белән оештырылды. Мондый Яңа ел бәйрәме Актанышта өченче ел рәттән оештырылып килә. 

Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Татарстан Республикасының Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәгенең Актаныш муниципаль районы буенча вәкиле Булат Шәйхразиев тәбрикләде. Ул бәйрәмдә катнашучыларга үзенед иң изге теләкләрен җиткерде. 

Балалар белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга  эшмәкәрләр үзләре үк әзерләгән күчтәнәч пакетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International