Актанышта опекага алынган ятим балалар өчен чыршы бәйрәме

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

 6 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре искиткеч сихри тамаша күрсәттеләр, шулай ук күңелле маҗаралы уеннар, төрле кызыклы ярышлар оештырдылар.

 Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде. Ул тәрбиягә бала алып үстерүне асылда зур батырлык икәнен билгеләп үтте, һәр баланың җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булып үсүен теләде.

Чарада Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Хәертдинова да катнашты. Ул да балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде:

  • Һәр елдагыча ятим һәм караучысыз калган, опекада булган балалар Чыршы бәйрәменә җыелдык. Бүгенге көндә шушы гаиләләрдә 66 бала тәрбияләнә. Бу сан узган ел белән чагыштырганда кимрәк. Елдан-ел шушы бәйрәмне оештырган район хакимиятенә, иганәчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Яңа елда сәламәтлек һәм бары изге теләкләр генә теләп калам.

 Барлык чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан балаларга Кыш Бабай бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International