6 чы гыйнварь көнне Актанышның "Актаныш" универсаль спорт комплексында Кыш бабай призына үткәрелгән татарча көрәш буенча укучылар арасындагы ярышлар узды.
7 январь көнне мәдәният йортында Хакимият чыршы бәйрәме.
7 январь көнне районда узган Хакимият чыршы бәйрәмендә безнең мәктәптән 5 класс укучысы Салихов Ильнур, 7 класс укучысы Сахапова Алинә һәм 8 класс укучысы Ахмадуллина Алия катнашты. Алар анда күңел ачтылар, ярышларда катнаштылар. Безнең алдынгы укучыларыбызга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз!
Каникул көннәре булуга карамастан, мәктәбебез гөрләп тора. 9 нчы сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарына әзерлек алып бара. Математика, рус теле фәннәре буенча иртәдән алып кичкә кадәр әзерлек дәресләре үтә.
9 класс укучылары кышкы каникул вакытында рус теле һәм математика фәненнән ОГЭ биремнәре эшләп караячаклар. Әлегә кадәр укучылар өчен консультацияләр уздырылса, эшләрнең нәтиҗәләре буенча һәр укучы үзенең белем дәрәҗәсен бәяли алачак.
Бүген район мәдәният йортында сәләтле балалар өчен хакимият башлыгы Чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә уку алдынгылары, спортчылар, бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашты.
6-гыйнвар көнне Әтәстә Равил Галиев концерты булды.
Айгиз Ахметов концерты.
Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә яхшы уңышларга ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен муниципаль район башлыгы чыршысына чакыралар. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан «Рәхмәт хаты» алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз.
7 январь көнне районда узган Хакимият елкасында безнең мәктәптән 6,7 ,9 класс укучылары Султанова Ф.Н, Нуриева Алсу А, Исламова Айсылулар катнашты. Алар анда күңел ачтылар, ярышларда катнаштылар.Безнең алдынгы укучыларыбызга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.Котлыйбыз!