Безнең мәктәптән Хабибуллина Алинә(8 класс), Хуҗина Айзилә(9 класс) катнаштылар. Алар олимпиадаларда призерлар һәм мәктәпнең иң яхшы спортчылары буларак , Актаныш муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Укучыларга бәйрәм бик ошады, алар бик канәгать калдылар. Һәр кешенең йөзе бәхет-шатлыктан нур сибә иде. Район башлыгы кулыннан бүләк алу, укучылар өчен зур горурлык һәм стимул булып тора. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.