Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә яхшы уңышларга ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен муниципаль район башлыгы чыршысына чакыралар. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан «Рәхмәт хаты» алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз.
7 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда узган Чыршы бәйрәменә районыбызның иң актив укучылары чакырулы иде. Алар бәйрәм бүләге итеп үзләре кебек үк сәләтле балалар катнашында музыкаль тамаша карадылар.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев укучыларны бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткерде: ”Хәерле көн укучылар, укытучылар, килгән кунаклар. Бик матур кичәдә утырабыз. Үзебезнең традицияләребезне дәвам итеп, уку алдынгылары, спортта һәм мәдәният өлкәсендә яхшы уңышларга ирешкән укучыларны шушы бәйрәмдә котлыйбыз, зурлыйбыз. Мондый традиция киләчәктә дә дәвам итәчәк, чөнки бу балалар үз алларына максат куйган һәм шунда баралар, бу балалар – районыбыз киләчәге! Сезне барагызны да Яңа ел белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сәламәт, иман рухлы, акыллы булып, әти-әниләрегез әйткәнне колакка салып, тәрбияле булып үсүегезне, белемнәрне тирәнтен үзләштереп яхшы белгечләр булып, районның горурлыгы булуыгызны теләп калам ”,– диде ул, һәр укучыга кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм татлы бүләкләр тапшырды.