Район мәдәният саренда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

5 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде:

 - Һәр елны да сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырабыз. Быелгы бәйрәм район мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Бу балалар махсус игътибар сорый, аларга аеруча якын килергә кирәк. Алар башка балалардан аерылмый, бары тик бер генә теләкләре – ул сәламәтлек. Былтыр 134 баланы котлаган булсак, быел алар саны 104. Димәк, безнең 30 балабыз инвалидлыкны төшергән, алар сәламәтләнәләр. 2016 елда да балаларга сәламәт булып, башка балалар кебек сөенеп, куанып йөрергә язсын, укуларында да зур уңышлар теләп калам.

Бәйрәмдә катнашкан һәрбер бала Кыш Бабайга үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Аларның һәрберсенең үз сәләте, үз мөмкинлеге бар. Үз балаларына карап әти-әнисе сөенеп утырды.

Чыршы янында күңел ачу барышында барлык балаларга  бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International