ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 14 февралендә 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак. 

Кадет интернат-мәкҗәбендә хәрби-патриотик һәм оборона-массакүләм эш айлыгы башланып китте.

1 февраль көнне Яңа Әлем мәдәният йортында "Башак" хуҗалыгының 2015 елда эшләгән эшләренә отчет җыелышы булып үтте. Җыелышта хуҗалык җитәкчесе Хуҗин Хәлил Мансур улының, һәр тармак җитәкчеләренең отчеты тыңланды. 2016 елга планнар каралды. Шулай ук җыелышта яшь специалистлар һәм алдынгы эшчеләр премия белән бүләкләнде. Җыелышта шулай ук Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Харисов Д.А. улы да катнашты.

2-3 февраль көннәрендә Әлмәт шәһәрендә "Сандугач сайрар илем"  балалар иҗаты фестивале уза.

2 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Хөҗҗәтов Н.К. Нюнбергский процессына багышланган класстан тыш чара уздырды. 

30 гыйнвар көнне "Актаныш" спорт сараенда укучылар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып (шәхси hәм команда беренчелеге)узды. Барлыгы бу турнирда 13 мәктәп, 68 укучы катнашты.

2015 елда сыер абзарларына капиталь ремонт ясау йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре алга чыкты


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген мәктәптә 9 класс укучыларының ата- аналар җыелышы булды. Җыелышта  укытучылар ата- аналарны 9 класс укучылары бирәсе имтиханнарга тәлапләр, эшләп караган эшләрнең нәтиҗәләре һәм имтиханга әзерләнергә мөмкин булган чыганаклар белән таныштырдылар.

Бүген мәктәптә башлангыч класс укытучысы Салихова Гүзәлия Гавис кызы 3 класс укучылары белән  “Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Мәсәл серләренә төшенәбез” темасына әдәби укудан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес ФГОС тәлапләренә туры килә, җитди һәм эшлекле итеп оештырылган иде.

Мәктәптә "Йолдызлык-2016" конкурс-фестиваленың сайлап алу туры уздырылды. Җиңүчеләр район этабына әзерлек эше алып баралар. Укучыларга иҗади уңышлар телибез!


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International