ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

1-6 февральга кадәр мәктәптә химия атналыгы игълан ителде. Атналык дәвамында түбәндәге чаралар үткәрү планлаштырыла: презентацияләр конкурсы, викторина сорауларына җаваплар, химиядән эшләп карау имтиханы, КВН һ.б.


 

Февраль ае мәктәптә Хәрби патриотик айлык дип игълан ителде. Атналык линейкада мәктәпнең ТИН һәм физкультура укытучысы Хабибуллин А.Д. шушы айлык дәвамында үтәчәк чаралар планы белән таныштырды. ГТО нормаларын тапшыру, укучылар спартакиадасы, "Җиңү салюты", биатлон, көчлелеләр узышында актив катнашырга чакырды.


 

"Ел укытучысы- 2016" конкурсының муниципаль этабына башлангыч класс укытучысы Бәдертдинова Зөһрә Баязит кызы , "Ел класс җитәкчесе -2016" конкурсының муниципаль этабында Мирзаянова Рәмилә Мөхәмәтнур кызы катнаша. Аларга иҗади уңышлар телибез!

 

Барлык класс җиткәчеләре дә балаларның гаиләләрендә булды. 25-30 гыйнварга кадәр график нигезендә һәр класс укучыларының ата-аналары өчен родительский всеобуч уздырылды. Ата-аналар һәр чор баланың психологик үзенчәлекләре, проблемалы яшүсмерләргә тәрбия бирү, гаиләдә аралашу үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Мәгариф һәм фән министрлыгының РОСТОК үзәге тарафыннан әзерләнгән "Балалар арасында суицидны булдырмау юллары" темасына буклет һәм памятка-киңәшләр таратылды.

 

1 февраль көнне Чуракай мәдәният йортында " Алга" хуҗалыгының 2015 ел нәтиҗәләре буенча отчёт җыелышы үтте

30 январь конне актаныш спорт сараенда укучылар арасында остәл теннисы буенча район беренчелеге булып (шәхси hәм команда беренчелек) узды.

30 гыйнвар көнне Уразай мәдәният йортында "Нур" хуҗалыгының 2015 елда эшләгән эшләренә отчет җыелышы булып үтте.

29 январь көнне Иске Балтач авыл клубында үзешчәннәр тарафыннан Ә. Хасановның "Әти диясем килә..." драмасы сәхнәгә куелды.

2016 елның 14 февралендә 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак. 

Татар Ямалы  авылында гомер итүче тыл  ветераны Ибрахимова Сания Ибрахим кызы 2016 елның 29 гыйнвар көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International