30 гыйнвар көнне "Актаныш" спорт сараенда укучылар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып (шәхси hәм команда беренчелеге)узды. Барлыгы бу турнирда 13 мәктәп, 68 укучы катнашты.
Урта мәктәпләр арасында беренче урында гуманитар гимназия, 1 нче номерлы Актаныш урта мәктәбе икенче урында, 2 нче номерлы Актаныш урта мәктәбе өченче, ә Татар Суксу мәктәбе дүртенче урынны яулады.
Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренче урында Яңа Әлем, икенче урында Бурсык һәм Мари-Суксу мәктәпләре, Яңа Кормаш мәктәбе өченче урында булдылар.
Шәхси беренчелектә чемпион булып калдылар:
урта мәктәпләр арасында Сумбел Шайхразиева (АСОШ№2), Марат Солтанов (гуманитар гимназия.), Диләрә Закиева (Яңа Әлем), Мухаметдинов Камиль (Яңа Әлем).