ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

29 гыйнвар көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә «Сез яраткан  журналлар” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. 

Мәктәптә оборона-масса айлыгы буенча әзерлек эшләре башланды.

28 - 30 гыйнвар көннәрендә Казанда физкультура фәненнән Бөтенрәсәй фән олимпиадасының региональ этабы узды. Анда икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 10а сыйныфы укучысы Закиров Илһам катнашып призер булды. Илһамны һәм аның укытучысын Хөсәенов А.Р.-ны котлыйбыз!

Бүген 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭ биреп карадылар.

Авыл  фелдьшеры, класс  җитәкчеләре укучыларга гигиена таләпләре турында һәм грип авыруы  һәм аннан саклану чаралары хакында сөйләделәр.Укучылар мәктәптә маскалардан йөриләр.

Химия укытучысы Аскарова Рәмилә апа  8, 9 класс укучылары белән химия атналыгында кызыклы чаралар үткәрде.

Безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Гизтдинова Илиза "Ел класс җитәкчесе - 2016" конкурсында катнаша.Аңа иҗәди уңышлар телибез.

2016 елның 1 февралендә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең  инглиз теле укытучысы Т.М.Вазетдинова 5 класс укучылары белән “Хайваннар дөньясында” (“In the Animals’ World”) темасына ачык дәрес күрсәтте. Балалар инглиз телендә сөйләштеләр, җырладылар, укыдылар. Шулай ук алар “зоопаркка бардылар”, яңа белемнәр дә “эзләп таптылар”. Укытучы дәрестә ИКТ, коммуникатив, сәламәтлек саклау, шәхескә юнәлтелгән технологияләрне отышлы кулланды. Дәрес бик кызыклы, эчтәлекле һәм эшлекле  төстә үтте.

 

2 февраль көнне Кәзкәй авыл җирлегендә халык җыены үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты.

2015 елда сыер абзарларына капиталь ремонт ясау йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре алга чыкты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International