2016 елның 1 февралендә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Т.М.Вазетдинова 5 класс укучылары белән “Хайваннар дөньясында” (“In the Animals’ World”) темасына ачык дәрес күрсәтте. Балалар инглиз телендә сөйләштеләр, җырладылар, укыдылар. Шулай ук алар “зоопаркка бардылар”, яңа белемнәр дә “эзләп таптылар”. Укытучы дәрестә ИКТ, коммуникатив, сәламәтлек саклау, шәхескә юнәлтелгән технологияләрне отышлы кулланды. Дәрес бик кызыклы, эчтәлекле һәм эшлекле төстә үтте.