Актаныш муниципаль районының 25 авыл җирлегендә 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга куелган бурычлар хакында отчет җыелышлары узды инде.
2 февраль көнне Кәзкәй авыл җирлегендә халык җыены үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул Актаныш муниципаль районының иҗтимагый-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук, Фаил Камаев җыенда катнашучыларга, республика программалары нигезендә башкарылган, районыбыз казанышларын атап узды.
2015 елда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар буенча җирлек рәисе Мәхтүмән Хөрмәев чыгыш ясады. “Актаныш агрофирмасы” эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Рамил Вәлиев таныштырды. Шулай ук гомуми практика табибы Эркен Галиевның, Актаныш районы буенча Россия ЭЭМ полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәһим Нуриевның эшчәнлекләре турында мәгълүмат тыңланды.
Җыелыш азагында, халыктан район башлыгына һәм җирлек башлыгына карата сораулар яңгырады һәм аларга тулы җаваплар бирелде.