"Ел укытучысы- 2016" конкурсының муниципаль этабына башлангыч класс укытучысы Зарипова Луиза катнаша. Аңа иҗади уңышлар телибез!
Бүген мәктәптә "Йолдызлык" фестиваленең балалар бакчасы һәм башлангыч класслар арасында мәктәп туры үтте. Концертны карарга ата-аналар да килгән иде.
Атналык линейкада мәктәпнең ТИН укытучысы Газизов Г.Ф. шушы айлык дәвамында үтәчәк чаралар планы белән таныштырды. ГТО нормаларын тапшыру, укучылар спартакиадасы, "Җиңү салюты", баитлон, көчлелеләр узышында актив катнашырга чакырды.
29 гыйнвар көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә «Сез яраткан журналлар” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде.
8 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә "Төз атучы" пневматик винтовкадан район ату ярышлары узачак.
3 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Корбанов К.М. Сталинград сугышының җиңү көненә багышланган класстан тыш чара үткәрде.
--Такталачык мәктәбе башлангыч классларында бик күп төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрелә. Бу атнада 4 нче класс укучылары кыш айларында туган классташларын котладылар. Бәйрәм төрле җырлар, биюләр, уеннар, конкурслар белән үрелеп барды. Бәйрәм мизгелләре укучылар күңелендә мәңгегә калыр.
10 февраль көнне кадет интернат-мәктәбе базасында "ТИН укытучысы елы - 2016" республика конкурсының зона этабы узачак.
Киров мәдәният йортында генераль уборка.
Данил Салихов "Кызлар капкыны"