--Такталачык мәктәбе башлангыч классларында бик күп төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрелә. Бу атнада 4 нче класс укучылары кыш айларында туган классташларын котладылар. Бәйрәм төрле җырлар, биюләр, уеннар, конкурслар белән үрелеп барды. Бәйрәм мизгелләре укучылар күңелендә мәңгегә калыр.