1 февраль көнне Яңа Әлем мәдәният йортында "Башак" хуҗалыгының 2015 елда эшләгән эшләренә отчет җыелышы булып үтте. Җыелышта хуҗалык җитәкчесе Хуҗин Хәлил Мансур улының, һәр тармак җитәкчеләренең отчеты тыңланды. 2016 елга планнар каралды. Шулай ук җыелышта яшь специалистлар һәм алдынгы эшчеләр премия белән бүләкләнде. Җыелышта шулай ук Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Харисов Д.А. улы да катнашты.