ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Күҗәкә авыл клубына теннис өстәле куелды.

13 февраль көнне Уразай авыл җирлегенең аксакал спортчысы, шахмат остасы яшьләрнең остазы Васил Каюм улы исемендәге кубокка спартакиада булып үтте, ГТО нормалары тапшырылды. Мондый чараның ел да үтүе бик куанычлы, яшьләрнең артуы да күренеп тора.

16 февраль  көнне район Мәдәният сараенда мәктәп коллективларның “Йолдызлык- 2016” фестиваленең сайлап алу туры үтте. 

16 февраль көнне Уразай авыл китапханәсендә  патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап чара үткәрелде. Китап күргәзмәсе төзеп куелды. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты искә төшерелде. Балалар шигырьләрен яттан сөйләде.

 “Форпост” яшьләр берләшмәсе вәкилләре ирекле халык дружиналары белән берлектә яшьләрнең кичке ялын күзәтү белән шөгыльләнә.

16 февраль көнне  үзәк китапханәнең уку залында "Өмет" патриотик клубының беренче дәресе узды.

Муса Җәлил - үлмәс шагыйрь.

Агымдагы елның 8-15 февраль көннәрендә "Актаныш" универсаль спорт комплексында, район оешма-предприятияләр арасында баручы кышкы спартакиада кысаларында, бадминтон буенча район чемпионаты узды. 

15-20 февраль көннәрендә кадет интернат-мәктәбендә инглиз теле атналыгы уза. Кичә инглиз телендә стенгазеталары конкурсы узды.

16 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Авзалов Р.А. Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 27 ел булуга  багышланган чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International