Куян авылы командасы - җирлектә узган спартакиада җиңүчесе

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

13 февраль көнне Уразай авыл җирлегенең аксакал спортчысы, шахмат остасы яшьләрнең остазы Васил Каюм улы исемендәге кубокка спартакиада булып үтте, ГТО нормалары тапшырылды. Мондый чараның ел да үтүе бик куанычлы, яшьләрнең артуы да күренеп тора.

 Быел да икенче тапкыр күчмә кубокка (з ел рәттән җиңүче командага кала) Куян авылы командасы лаек дип табылды.

Җиңүчеләргә авыл җирлеге башлыгы Айрат Хаҗиев, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Харисов акчалата бүләкләр, грамоталар тапшырдылар. Куян авылы командасына зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International