Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 27 ел булуга багышланган чара

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

16 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Авзалов Р.А. Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 27 ел булуга  багышланган чара үткәрде. Чарада Әфган һәм Чечнә сугышында катнашучылар катнашты: Рәхимов Камил Халит улы, Галимов Марат Назиф улы, Фахразиев Рашид Равил улы.

Алар шул куркыныч сугыш турында сөйләп киттеләр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Шул вакыйгалар турында презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International