ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

15 феврал көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган  “Муса Җәлил – мәңгелек” дигән тематик кичә үткәрелде.

16 февраль көнне Иске Кормаш авыл китапханәсендә "Өзелгән җыр эзеннән" дип аталган әдәби кичә узды.

14 февраль көнне Татар Суыксу авылы мәдәният йортында референдум сайлаулары үтте.

Актаныш районында үткән референдум нәтиҗәләре

Агымдагы елның 8-15 февраль көннәрендә "Актаныш" универсаль спорт комплексында, район оешма-предприятияләр арасында баручы кышкы спартакиада кысаларында, бадминтон буенча район чемпионаты узды. 

 “Форпост” яшьләр берләшмәсе вәкилләре ирекле халык дружиналары белән берлектә яшьләрнең кичке ялын күзәтү белән шөгыльләнә.

21 февраль көнне Яңа Кормаш авылында Ватанны  саклаучылар көне уңаеннан Татар Суксуы авыл  җирлеге башлыгы призына  зурлар арасында өстәл теннисы ярышы үткәрелә.Башалана 18.00 сәгатьтә.Рәхим итегез!

Кайгысы,сагышы,югалтулары белән сугыш китергән афәт һәрберебез өчен уртак.Бөек җиңү яулаган әти-бабаларыбызның уллары,оныклары 1979 елның октябреннән 1989 елның  февраленә кадәр Әфганстан җирендә сугыш мәхшәре кичерде.Уразай авылы  җирлегендә бүген өч әфганчы яши.Бу  сугышта авылдашыбыз,18 яшьлек Сафин Мөхәррәмнең дә гомере өзелде.Балаларга  патриотик тәрбия бирү максатыннан Уразай мәдәният йортында 16 февраль көнне "Әфганстан- төзәлмәс яралар" исеме астында кичә  үткәрелде.Кичәдә  мәктәп укучылары,балалар бакчасы коллективы,әфганчыларның туганнары катнашты.

          16 нчы февраль көнне Иске Сәфәр авыл җирлегендә чаңгы шуучылар ярышы үткәрелде.

         15 нче февраль көнне  Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында әфганчылар белән очрашу кичәсе үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International