16 февраль көнне Иске Кормаш авыл китапханәсендә, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, "Өзелгән җыр эзеннән" дип аталган әдәби кичә узды. Китапханәче шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. "Муса Җәлил иҗаты" дигән темага презентация күрсәтелде. Укучылар викторина сорауларына тиз һәм төгәл җавап бирделәр. Кичәдә 7 - 8 сыйныф укучылары катнашты.