Кайгысы,сагышы,югалтулары белән сугыш китергән афәт һәрберебез өчен уртак.Бөек җиңү яулаган әти-бабаларыбызның уллары,оныклары 1979 елның октябреннән 1989 елның февраленә кадәр Әфганстан җирендә сугыш мәхшәре кичерде.Уразай авылы җирлегендә бүген өч әфганчы яши.Бу сугышта авылдашыбыз,18 яшьлек Сафин Мөхәррәмнең дә гомере өзелде.Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан Уразай мәдәният йортында 16 февраль көнне "Әфганстан- төзәлмәс яралар" исеме астында кичә үткәрелде.Кичәдә мәктәп укучылары,балалар бакчасы коллективы,әфганчыларның туганнары катнашты.