"Чиксез балачак" XVIII Халыкара фестивале рәсем конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.
"Россия чаңгы юлы - 2016" кысаларында мәктәп коллективы "Бүләк" чаңгы базасында үткәрелгән ярышта актив катнашты.
15 февраль көнне «Яшьлек – тайм» мәйданында “Форпост” яшьләр берләшмәсе хезмәткәрләре белән “Хокуклар һәм вазифалар” темасы астында сөйләшү үткәрелде
Китапханәче Мохтарова Әлфия "Китап турында сөйлим" буктрейлер конкурсында җиңүче булды.
20 февраль көнне Татар Суыксу авыл җирлегендә "РСФСРның атказанган врачы" Исламова Зифа Гаяз кызы истәлегенә "Россия чаңгы юллары" кысаларында чаңгы ярышы үткәрелә.
16 февраль көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Муса Җәлил һәм балалар" дигән иртә үтте.
14февраль көнне Яңа Әлем мәдәният йортында үзара салым референдумы уздырылды. Референдумга 83,4% халык катнашты,80,1 % халык ризалыгын белдерде.
13 февраль көнне Яңа Әлем мәдәният йортында "Изге Вәли көненә" багышлап уенлы дискотека утте. Чарада яшьләрне гашыйклар көне белән котлап төрле бәйгеләр оештырылды. Яшьләр бик теләп катнаштылар, җиңүче пар бүләкләр белән бүләкләнделәр.