16 февраль көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Муса Җәлил һәм балалар" дигән иртә үтте. Китапханәче Минкаева Л. укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Балалар сорауларга актив җавап биреп бардылар.