15 февраль патриот - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 12 февраль көнне мәктәптә "Муса Җәлил - үлмәс шагыйрь" исеме астында кичә узды. Укучылар Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, герой - шагыйрьнең тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләрен тыңладылар.