15 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Илгам Шакировның тууына 81 ел тулуга карата "Халкым илһамы" сәхифәсендэ викторина сораулары тәкъдим иттте.
29 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә директор янындагы җыелыш узды. Үткән атнага анализ ясалды: кадет интернат-мәктәбенә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шайхразиев В.Г. килеп китүенә, Парламент дәресләре кыйсаларында үткәрелгән конкурслар нәтиҗәләренә, "Физик ут" исемле физика фәненнән мәктәпләрнең 7-8 класслар арасында уздырылган район конкурсына, ЭЖ тутырылышына.
25 март көнне кадет интернат-мәктәбе базасында "Аҗаган" хәрби-спорт уеннарының район этабы узачак.
29 январь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре "Хатын-кыз иҗаты ачылган чәчәк кебек" акциясе белән Федераль Миграция хезмәтенең Актаныш булекчәсендә булдылар.
Әтәс авыл китапханәсендә герой-шагыйрь М.Җәлил китапларын пропагандалау айлыгына йомгак ясалды.
28 февраль көнне Уразай мәдәният йортында "Ак калфак" оешмасы белән берлектә "Исемең матур, кемнәр куйган" исеме астында кичә үткәрелде. Кичәгә күп балалы аналар, яшь әниләр, авылыбыәның мулласы Миркасим хәзрәт кунак итеп чакырылды. Балага исем кушу йолалары башкарылды. Ислам динендә балага исем кушуның үз кагыйдәләре, мәгънәләре аңлатылды.Бәйрәм балаларның , мәдәният хезмәткәрләренең сәхнә хезмәте белән үрелеп барды.
Актаныш үзәк китапханәсендә үткәрелгән "Шәҗәрә- киләчәккә тәрәзә" исемле чарада Кәзкәй авылыннан Гөлназ Әхмәдшишина да катнашты. Ул үзенең Әхмәдишиннар нәсел шәҗәрәсе турында сөйләде. Шәҗәрәне төзеп бирүче авылның тарихчысы Хәнис Тохбатуллинга ул зур рәхмәтле. Шушы кичәнең истәлеге итеп кызыксындыру бүләге бирелде.
Меңнәр мәктәбенең 1 класс укучылары бүген зур җиңүләрен бәйрәм иттеләр - "Әлифба" бәйрәме уздырдылар.
29 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә 9,11 классларда математика һәм русс теле фәннәреннән БДИ һәм ТДИ узды.
25 февраль көнне Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең район семинары узды.