Әле генә мәктәп бусагасын атлап кергән 1 класс укучылары буген зур җиңүләрен бәйрәм иттеләр - "Әлифба" бәйрәме уздырдылар (Оештыручы Басирова Фидалия Әгъләм кызы). Кичә барышында алар "Гыйлем иясе" һәм ата-аналарына үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Алар балаларны уңышлары белән котладылар, бүләкләр тапшырып, иң изге теләкләрен теләделәр. Ленарага, Радикка һәм Дәфилгә без дә алдагы укуларында уңышлар, сәламәтлек телибез!